Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу бистәсе: әлегә күрексез урын, әмма киләчәктә монда сквер булачак

Шундый тәкъдим белән чыкты район җитәкчелеге “Идарәче компания” җәмгыяте милекчеләре белән узган очрашуда.

Пушкин урамындагы, “Фарвин” сәүдә үзәге каршында, ике катлы иске йортны сүткәнгә ике ел вакыт узды. Әлеге урын бүген шыксыз бер мәйданчыкка әверелде. Узган елда шәхси эшмәкәрләрнең берсе бу урынны автотукталыш өчен төзекләндерү идеясы белән чыкты. Ләкин кайчандыр йорт торган урын муниципаль җир булмау сәбәпле, анда нинди дә булса капиталь төзелеш алып бару тыела. Хәтта асфальт салу да капиталь төзелешкә керә. Шуңа күрә район җитәкчелеге бу урында зур булмаган сквер ясау фикере белән чыкты. Ә Муса Җәлил урамында, шулай ук иске йорт сүтелү сәбәпле барлыкка килгән бушлыкта автотукталыш урнаштыру күздә тотыла.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев