Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу ишек алларында – яңа уен мәйданчыклары

Ниһаять, Урыссу бистәсе урамнарында өр-яңа балалар уен мәйданчыклары барлыкка килде.

Агымдагы ел башында ук район җитәкчелеге күп фатирлы йорт ишек алларында булган һәм бернинди дә таләпләргә туры килми торган балалар уен мәйданчыкларын яңарту турында район советы депутатлары белән киңәш-табыш корган иде. Көтеп алдык! Беренче уен мәйданчыгын “Идарә итүче компания” җәмгыяте Урыссу урамындагы 19 санлы йорт ишек алдында куйды. Өр-яңа таганнарда атынган балаларның шатлыгы йөзләрендә балкыды. Икенчесе Горький урамындагы 1 санлы йорт ишек алды территориясендә урнаштырылды. Чын мәгънәсендә бу көнне әлеге ишек алды балалары һәм аларның ата-аналары өч ел көтте. Хәзер, иң мөһиме, район муниципалитеты һәм коммуналчылар бергә кушылып сатып алган уен мәйданчыкларын саклау һәм аны билгеләнеше буенча гына файдалану.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотлары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев