Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу халкы Интернет начар эшләүгә зарланды

Сентябрь аенда ТР Дәүләт Советы депутаты Ирек Салихов белән Урыссу бистәсенең Чкалов урамындагы күп фатирлы йортларда яшәүчеләрнең очрашуы нәтиҗәсез узмады – “Маяк” торак милекчеләре ширкәте көче белән Чкалов урамындагы 37 санлы йорт подъездларына косметик ремонт ясалган.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин һәм районда тормыш эшчәнлеген тәэмин итә торган хезмәт вәкилләре белән узган чираттагы очрашуда Чкалов урамының 35 һәм 37 санлы йортларында яшәүчеләр күтәргән төп сорау - йортларның фасадларын җылыту. Гражданнар үз ишек алларында карт агачларны кисүне таләп итте, Урыссу урамнарында яктылык җитмәүгә, Интернет начар эшләүгә зарланды...

Әйтергә кирәк, Чкалов урамының әлеге күп катлы йортларында яшәүчеләр, кайчан очрашма, үзләрен кимсетелгән итеп хис итә. Сүз дә юк, панель йортларда салкын булырга да мөмкин. Әмма мондый вәзгыять Урыссу бистәсендәге кирпечтән салынган йортларда да күзәтелә. Шул ук вакытта Чкалов урамындагы биш катлы йорт ишек аллары 2020 елда президент программасы буенча капиталь ремонтланачак. Чкалов урамына асфальт салыначак. Моннан тыш, халык соравы буенча, чиркәүдән алып шәхси секторга кадәр тротуар төзеләчәк. Бер ел эчендә моның кадәр төзекләндерү эшенә әле бер генә участокның да эләккәне юк. Шулай булгач, сабыр итәбез, булганына шөкер кылабыз.

Илмира ГАЛИЕВА

автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев