Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу урамнарында карт агачлар проблемасы бар әле

Соңгы елларда Урыссу урамнарында карт агачлар шактый киселсә дә, әлегә тирә-якта кеше тормышына һәм инфраструктура уңайлыкларына куркыныч тудыра торган агачлар кала бирә.

Урыссу бистәсенең Куйбышев урамы, йортында яшәүче кешеләрне дә шушы проблема бик күптән инде борчый. Ике катлы йортның нигез буенда ук үсеп утыручы карт тирәк юан ботаклары белән тәрәзәләргә кояш нурлары гына кертеп калмый, җилле көннәрдә торакның түбәсенә дә, йөрәкләргә шом салып, “һөҗүм” итә. Күп фатирлы йорт фасадыннан газ торбасы узуын, якында гына электр будкасы урнашуын исәпкә алганда, әлеге агачның бәла-казага нигез булуы көн кебек ачык.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X