Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу урамындагы кәеф бозучы сарай

Агымдагы ел башында без үзебезнең район гәҗите битләрендә торак милекчеләре ширкәтләренең һәм идарә итүче компаниянең 2019 елда ремонт һәм төзекләндерү чаралары турында планнарын бастырган идек.

Чыннан да, “Идарә итүче компания” җәмгыяте, вәгъдә иткәнчә, Горький урамы буенча 1 санлы йортта подъезд тамбуры ишекләрен яңага алмаштырды. Подъездга керү, шулай ук, чолан ишекләренең буяулары яңартылды, эскәмияләр куелды. Йорт ишек алды территориясен төзекләндерүдә халык үзе дә бик теләп катнашты: яңа эскәмияләрне, кер баулары, келәм турнигы торбаларын алар үзләре буяды. Чыннан да, ишек алды яктырып һәм матурланып киткән кебек тоелды. Йорт алды бакчаларын да, вәгъдә ителгәнчә, челтәрләп эшләнгән ихата белән якын көннәрдә уратып алсалар, былтыр йорт алды территориясен капиталь ремонтлаудан соң калган кайбер җитешсезлекләрне дә юк итсәләр, гомумән, яхшы булачак. Әмма, җәмәгать, май чүлмәгенә бер кашык дегет – Пушкин урамы карасалар да, Горький урамына чыга торган сарайлар... Аларның берсе әллә төзелеп, әллә сүтелеп бетмәгән. Икенче җәй инде тирә-якны ямьсезләп һәм яшәүчеләрнең кәефен кырып тора.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X