Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссу үзәк район хастаханәсе - беренче бишлектә

Агымдагы елның беренче кварталында сәламәтлек саклау өлкәсенең дәүләт учреждениеләре арасында Ютазы районы бишенче урынга чыккан.

Хезмәт яшендәге кешеләр һәм яңа туган сабыйлар үлеме кимүе, иртә стадиядә яман шешне ачыклау – республика рейтингында мөһим критерийлар булып тора. 2016 елдан алып безнең районда предприятиеләр һәм учреждениеләр катнашында оештырыла торган скрининг программасы уңышлы эшләп килә. Нәкъ менә ул хезмәт яшендәге кешеләр арасында вафат булучылар санын киметүгә, иртә стадиядә авыруларны ачыклауны арттыруга нигез булып тора да. Мондый эшчәнлек, әлбәттә, ютазылыларның сәламәтлеген, ә кайвакыт хәтта гомерен дә саклап калырга мөмкинлек бирә.

Ильмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев