Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссуда яшәүчеләргә керне кайда эләргә?

Кызганыч, әлеге ишек алдыннан соң Муса Җәлил урамындагы 9 санлы йорт алды территориясенә күз яшьләрсез карарга мөмкин түгел.

Чәчәк атып утыручы тигәнәкләр бирегә чалгыларның күптән кермәве турында сөйли. Ә ул кер бауларының тимер каркаслары... Я, Ходаем, алар пружинаны хәтерләтә. Ул кыек-мыек тимерләргә тартылган тимерчыбыкларга ничек итеп кер элмәк кирәк? Гафу итегез, гарип кеше яши торган ихатада да мондый күренеш юктыр,мөгаен. Бу җайланмаларның булуына караганда, булмавы мең өлеш артык. Болай да тәртип ягыннан нык аксый торган территорияне ямьсезләп кенә тора. Гәрчә, РФ Торак кодексы нигезендә күп фатирлы йорт ишек аллары составына түбәндәге инфраструктура объектлары керә: яшел зоналар, яшелләндерү һәм төзекләндерү элементлары; балалар һәм спорт мәйданчыклары; транспорт чараларын парковкалау урыннары; эчке кием киптерү өчен җиһазландырылган урыннар һәм башкалар. Өстәвенә, бит әле без йорт алды территориясен карап тоткан өчен кесәбездән чыгарып акча да түлибез. Менә шундый күренешләрдән соң, ни өчен дигән сорау тынгы бирми башлый инде...

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X