Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулылар - Хэллоуинда

Барлык изгеләр көне алдыннан, 31 октябрьдән 1 ноябрь төнендә бәйрәм ителә торган Хэллоуин бәйрәме тамырлары белән борынгы кельтларның гореф-гадәтләренә барып тоташса да, бу көн уңышны җыеп алып, кышкы сезонга күчүне аңлата.

Дөнья челтәрләренә күз салсаң, анда кельт халкы сынамышлары буенча, беренче ноябрь төнендә Яңа елны билгеләп узганнар. Чыннан да, исегезгә төшерегез әле, 1 ноябрь иртәсе нинди булып атты? Үзе суык, үзе кояшлы - термометрдагы тере көмеш баганасының 15 градуска кадәр аска төшкән урыннар булды районда.

Ә менә Хэллоуин бәйрәменә район мәдәният йортына җыелган яшьләргә 31 октябрь кичендә бик җылы һәм рәхәт булды. Район мәдәният йорты хезмәткәрләре бию залына җыелган кешеләр арасында костюмнар буенча бәйге оештырды, иң яхшыларга Урыссу бистәсендә эшләп килүче матурлык салоннарының берсеннән анык уңайлыклар өчен бүләк сертификатлары тапшырды. Кечкенәләр исә татлы призлар белән сыйланды. Дәртле музыка һәркем өчен яңгырады.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев