Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулыларны беренче катта суның пычрак булуы борчый

Яшьләр һәм Славян урамында яшәүчеләр белән район җитәкчелегенең очрашуы кичә агымдагы елда төзелгән балалар мәйданчыгы территориясендә узды.

Башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше урынбасары Равил Шәрипов әлеге урамда яшәүчеләрне агымдагы елда эшләнгән эшләр белән таныштырды һәм 2020 елга планнар белән уртаклашты. Бистә халкы күтәргән сораулар арасында йортларның беренче катында суның балчыклы булуы борчый. Фильтрларны даими алыштырып торырга туры килә, - ди алар. Шулай ук, халык күтәргән сораулар арасында иске тупылларны кисү, сарай һәм гаражларны хосусыйлаштыру, фатирлардагы газ казаннарын кайбер гражданнарның үзләре урнаштыруга да карамастан агымдагы айда түләү квитанөияләрне казаннарга техник хезмәт күрсәтү дигән яңа бүлек барлыкка килү кебек сораулар күтәрелде. Җитәкчеләр кайбер сорауларга урында ук җавап бирсәләр, кайберләрен язып алып торак-коммуналь штаб җыелышында күтәреп, якын арада язмача җавап бирергә дип ышандырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев