Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулыларны ишек аллары, эт асрый торган гражданнар һәм коронавирус борчый

Кичә үзара салым программасын кертү максатында район җитәкчелеге район үзәгенең Урыссу, Шагыйрь Сирин урамнарында, Химик тыкрыгында, шулай ук Тукай урамында яшәүче кешеләр белән очрашты.

Район башлыгы Аяз Шафигуллин үзара салым программасының асылы һәм максаты турында сөйләп узгач, әлбәттә, халыкны борчый торган сорауларга җавап тотты. Район гражданнарын күп нәрсә борчый: ишек алларында ясалган сыйфатсыз ремонт та, ябылмый торган подъезд ишекләре дә, янмый торган багана лампочкалары да, йортларда салкын булуы да... Тукай урамында яшәүчеләр шәхси фатирында күп сандагы этләр асраучы күршеләренә карата бернинди дә карар кабул ителмәвенә зарланды. Урыссулылар коронавирус инфекциясе белән бәйле вәзгыять белән дә турыдан-туры кызыксынды.

Һәр сорауга җавап бирергә тырышкан муниципалитет җитәкчелеге соңгы сорауга да ачыклык кертте.

- Бүгенге көндә Урыссу үзәк район хастаханәсендә үпкә ялкынсынуы белән илледән артык кеше дәвалана. Дөрес, алар арасында авыр хәлдә булган кешеләр дә бар. Дөньяда әлеге йогышлы авыру киң таралудан файдаланып, дару препаратларының бәясе артуын да сез яхшы беләсез. Бүген район медицина персоналына вәзгыятьне контрольдә тоту җиңел түгел. Әмма алар кулдан килгәннең барын да эшли, - дип ышандырды Аяз Әдип улы.

Җыенда катнашкан гражданнар арасында үзара салым акчасын комьютер томографиясе сатып алырга сарыф итәргә тәкъдим итүчеләр дә булды хәтта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X