Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Урыссулыларны су сыйфаты борчый

Кичә район җитәкчелеге Чкалов, Куйбышев, Киров, Муса Җәлил һәм Урыссу урамнарында яшәүче милекчеләр белән гражданнар җыены үткәрде.

Чкалов исемендәге парк янында халык шактый җыелды. Аларга район башлыгы Аяз Шафигуллин үзара салам программасы турында мәгълүмат җиткерде. Район башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге начальнигы вазифаларын башкаручы Оксана Власова 2020 елда үзара салым программасы хисабына башкарылган төзекләндерү чаралары һәм 2021 елга билгеләнгән планнар турында сөйләде.

Җирле яшәүчеләрне асылда күп фатирлы йортларны ремонтлау һәм эчәргә яраклы суның сыйфатсызлыгы борчый булып чыкты. Сүз уңаеннан, әлеге мәйданчыкта күбрәк “Маяк” ТМШ милекчеләре җыелу сәбәпле шуны әйтергә кирәк, 2021 елда әлеге коммуналь хуҗалык идарәсендә булган дүрт күп фатирлы йорт капремонт программасына эләккән.

Су сыйфаты турындагы сорауга җавап итеп, район башлыгы Аяз Шафигуллин “Водоканал” оешмасы җитәкчелегенә, суга чираттагы тапкыр анализ ясалгач, аның нәтиҗәләрен район гаммәви матбугат басмаларында һәм социаль челтәрләрдә бастырырга кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X