Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ватаннан читтә бурычларын үтәгән россиялеләрне искә алу көне

2020нче елның 15 феврале, соңгы совет сугышчысы Әфганстан чиген атлап чыкканга -31 ел була. Әйе, моннан нәкъ 31 ел элек 1987 нче елның 15 февралендә Брежнев башлап җибәргән “тантаналы марш”тәмамлана.

Бу ил турында 80нче елда күпчелек кеше дәреслекләрдән генә укып белә. Гомуми мәйданы 647км булган илдә, 1982нче елда автомобиль юллары 18 мең чакрым, тимер юл бөтенләй юк. Менә шушы илдә 1978нче елның 27нче апрелендә Брежнев чоры идеологлары фикеренчә, милли-демократик революция, ә чынында исә законлы властьны хәрби көчләр ярдәмендә бәреп төшерү була. 73 яшьлек Брежнев хөкүмәттәгеләр белән киңәшләшеп тә тормыйча карар кабул итә. Бөтен дөньяда тынычлык Һәм демократия өчен ару-талу белмәс көрәшүче Л.Брежнев Әфганга совет гаскәрләре кертелү турындагы хәбәрне үзәк телевидение буенча шәхсән үзе 1979нчы елның 27 декбрендә хәбәр итә. Халык коточкыч адымның асылын аңламый, чөнки икенче көнне үк Әфганстан темасы халыктан яшерелә. Беренче белешмәләрдә үк 86 совет сугышчысы башын салса да, Мәскәү куйган бурыч тормышка ашырыла. 1980 нче елда Әфган җирендә -1500гә, 1981 нче елда -1300гә, 1982 нче елда -2000гә якын совет сугышчысы Һәлак була, яраланучылар саны уннарча меңгә җитә. 1988нче елның 15нче маенда чит илдән совет гаскәрләре чыгарыла башлый. Һәм , ниҺаять, 1989нчы елның 15нче февралендә соңгы солдат чыга. Татарстан Республикасы бу сугышта - 257 егетен югалта. Безнең авылыбыздан 8 егетебез хәрби хезмәтләрен Әфганстанда үттеләр. Бәхетебезгә, сигезе дә туган авылыбызга исән-сау әйләнеп кайттылар.

1. Гараев Сирин Ирек улы.

2. Гарифуллин Зәйтүн Миргали улы.

3. Гараев Фирдәвес Фәвәдис улы.

4. Латыпов Фәрит Мөдәрис улы.

5. Ахметзянов Ленар Илшат улы.

6. Камилов Айрат Җәлил улы.

7. Фаттахов Фәрит Галимҗан улы.

8. Нагимов Равиль Фаил улы.

9. Ларионов Лев Викторович

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев