Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Җәй узып бара, ә Тукай урамындагы җир өемнәре селкенми

Тукай урамы буенча 19 санлы йорт ишек алдындагы тузган ике катлы йортны былтыр җәй буе сүттеләр. Быел яз башында ук хуҗасыз сарайларны да юк иттеләр

Әлеге ике урынга туфрак китереп бушатканга да инде җәйнең яртысы узып бара. Алабуталар чәчәк атып утыручы әлеге җир өемнәрендә чабып уйнаучы балаларны да еш очратырга була. Алар бик үк куркынычсыз булмаса да...

Тукай урамындагы 19 санлы йортта яшәүчеләр исә үзләре дә тирә-якны төзекләндерү өчен зур тырышлык куя. Алар яши торган йорт район бәйгеләрендә күп еллар дәвамында призлы урыннар яулап килә. Һичьюгы гади халыкның, асылда пенсионерларның, шушы казанышларын хөрмәт итеп кенә дә торак милекчелре ширкәтенә ишек алды территориясен тәртипкә китерү, беренче чиратта, туфрак өемнәрен тигезләү өчен чаралар күрергә вакыттыр инде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев