Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яңа Каразирек картлары үз кыйбласын эзләде

Бу кичне Какылы Күл авылы сәхнәсендә Яңа Каразирек театр коллективы Флорид Бүләковның “Әбиләргә ни җитми” комедиясе белән чыгыш тотты.

Җәмгыятьнең ачы күренеше – картлар йортында гомер кичерүче өлкән буын кешеләренең язмышын шаянлыкка әверелдергән спектакльдә кулларын каш өсләренә куеп, үз кыйблаларын эзләгән әбекәйләр һәм бабайлар, бәлкем, газиз кешеләрен, бер килмәсә, бер килер, дип балаларын көтәдер... Яңа Каразирек авылы үзешчән театр коллективы артистларының зур төгәллек белән башкарылган һәр хәрәкәтенә, яңгыраган һәр сүзенә ияреп, автор тудырган дөньяга алар белән бергә ияреп кереп киткәнеңне сизми дә каласың. Әлеге тормышчан тамашаны зур осталык белән уйнап, алар тамашачыны бөтен барлыгы белән үзенә җәлеп итте. Зәвык белән ясалган декорация, килешле костюмнар... Барысы да җиренә җиткән иде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев