Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшь гаилә Закировлар пар балдаклар алышты

Кичә Акбаш авылыннан Румия Ахунова һәм Илдар Закиров, кайгыда да, шатлыкта да гел бергә булырга дип бер-берсенә ант итеп, алтын балдаклар алышты.

Аларны бу шатлыклы һәм бәхетле көннәре белән район башкарма комитетының загс бүлеге начальнигы Гүзәлия Фәхертдинова тәбрик итте. “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы әгъзасы Ләйсән Сәйфетдинова яңа кавышкан гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырды. Тантанада яшь кияү белән кәләшкә әти-әниләре, туганнары чын мәхәббәт хисе тоеп, гомерләренең алтын көзенә кадәр яшәүләрен теләде. Мәхәббәт булган нигездә тугрылык, сафлык, гаделлек була һәм бәхетле балалар туа.

Илдар белән Румия бер-берсенә беренче караштан ук гашыйк булалар. Җиде ай дуслык җепләре аша бер-берсен сынаган егет белән кыз 9 августта туган авыллары Акбашта әле узган елда гына ачылган өр-яңа мәчеттә никах укыталар. Югары белем алган Илдар , хәзер инде гаилә башлыгы, вахта ысулы белән читтә хезмәт куя, аның хәләл җефете Румия риелтор булып Казанда эшли һәм шунда ук яши. Закировлар башкалага китеп төпләнергә тели, торак та сатып алырга өлгергәннәр, әлбәттә, мондый яшь гаиләләрнең туган җирләредә калмавы кызганыч. Әмма кайда булсалар да, алар бәхетле булсын!

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X