Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшәртә торган ботокс агулымы, бал корты чакканнан кеше үләме, агулы еланны ерактан танып буламы - Сәрбиназ Шәйхеловадан татарча фәнни лекция

Күптән түгел Казанда Татар китабы йортында “Гыйлем” проектының “Хәлбуки” лекториенең чираттагы лекциясе булды. Сәрбиназ Шәйхелова косметологиядә кулланыла торган ботоксның агудан ясалуы, агулы еланның күзе песинеке кебек булуы, бал корты агуы һәм башкалар турында сөйләде. Бирегә студентлар да, өлкән яшьтәге тыңлаучылар да җыелган иде.

“Агулар: Үткәне һәм бүгенгесе” темасына лекцияне Казан (Идел буе) федераль университетының 4 курсы студенты Сәрбиназ Шәйхеловасөйләде. Ул  “Бионанотехнологияләр” фәнни-тикшеренү лабораториясе хезмәткәре. Сәрбиназ үзен “Гыйлем” үзәгендә биология юнәлеше өчен җавап бирүче “хыялый биолог” дип таныштыра.

Сәрбиназ агулар турында биология ягыннан мәгълүмат бирде. Бу хакта ул башта ук искәртте. Ул үзенең бакыр елан тотып төшкән фотосын да күрсәтте (беренче карашка еланны хәтерләтсә дә һәм "бакыр елан" дип аталса да, бу җан иясе - кәлтәләрнең бер төре, һәм ул агулы түгел). Сәрбиназ махсус слайдлар әзерләгән, шуларны күрсәтеп, фәнни-популяр телдә сөйләп, гади итеп аңлатып барырга тырышты.

 


 

Даруханәнең элмә тактасындагы таякка уралган елан нәрсә аңлата? 


“Без агулар, агулы җан ияләре турында сөйләшербез. Биология һәм бераз медицина ягыннан да карарбыз. Әмма мин медик түгел, шуңа әлеге өлкәгә бары биолог күзлегеннән генә карап, үземдә булган мәгълүматларны сезгә җиткеререргә тырышырмын, кызыклы булган фактларны да бергә карап узарбыз. Кешеләр элек-электән агуланганнар, агулаганнар, агуланган җан ияләрен аякка бастыру юлларын эзләгәннәр”, - диде ул.

Сәрбиназ лекцияне һәрберебезгә дә диярлек таныш булган һәм даруханә элмә тактасына куела торган таякка уралган елан сурәтенең мәгънәсен аңлатудан башлады. 

 

 
“Бу таяк Асклепий таягы дип атала. Асклепий – борынгы Грециядә табиблык һәм медицина алласы. Асклепий Минос патшаның улын яңадан терелтергә барганда, аның таягына елан уралган. Ул еланны үтерә. Шуннан соң аның янына тагын бер елан килеп чыга. Аның авызында бер үлән була. Бу үлән ярдәмендә икенче елан үле еланны терелтә. Аннары Асклепий әлеге үләнне табып алып, үлән ярдәмендә кешеләрне терелтә башлый”, - диде ул

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы 1948 елдан башлап шушы эмблеманы куллана, ул рәсми рәвештә медицина тамгасына әверелә.

 

Хайваннар белән тәҗрибәләр биоэтикага туры килергә тиеш 


Сәрбиназ Шәйхелова бераз тарихка күз салып алды. Мисыр патшабикәсе Клеопатраныңүлемгә хөкем ителгән кешеләр өстендә агуларга сынау уздыруын, Галенисемле Рим табибын искә төшерде.

"Клеопатра елан агуларын хезмәтчеләрдә, колларында сынап караган. Клеопатра үзе дә елан агуыннан үлгән дигән риваять бар. Имеш, күзлекле еланны китертә, аның белән уйнап, үзен еланнан тешләтә һәм шулай үлеп китә. Икенче версия буенча, Клеопатра чәч кыстыргычына агу тутырып йөргән, шул агу белән агуланган. Клеопатрга нигә сарайдагы агулар гына җитмәгән соң? Чөнки сарайдагы кешеләрне балачактан ук агуларга ияләштереп үстергәннәр. Алар агуга чыдам булырга тиеш. Аларны сарайдагы агулар гына җиңә алмаган. 

 

 
Гален– борынгы Рим табибы, хирург, фәлсәфәче. Ул агуларны классларга бүләргә тырышкан. Ибн Синаурта гасыр галиме, табиб, фәлсәфәче “Табиблык кануннары” дигән исемдә берничә китап язган. Бишенче китабында ул Галенның тәҗрибәләрен искә ала. Гален сүзләренчә, кыргый әтәчне тотарга кирәк, чөнки ул холкы буенча, йорт әтәченә караганда, корырак. Мөгаен, бу каргавыл – фазан булгандыр. Ата каргавылга таба агулы бөҗәк җибәрәләр. Аннары каргавылга териак дигән матдә бирәләр. Әгәр каргавыл исән калса, териак яхшы. Димәк, териак дигән матдә бөҗәк агуын бетергән дигән сүз. Хәзер дә шундый система буенча эш итәләр. Ләкин бер күсе белән тәҗрибә уздыру өчен дә бик күп кәгазьләр тутырырга, рөхсәт алырга кирәк. Бу биоэтикага туры килергә тиеш”, - диде Сәрбиназ.

 

Агу һәм токсин төшенчәсенең аермасы нидә 


Сәрбиназ Шәйхелова токсикология, токсинология, зоотоксинология, агу һәм токсин төшенчәләренә аңлатма бирде.

Токсикология - агулы матдәләрне, аларның организмга ясаган йогынтысын, шулай ук шул агулар тәэсире нәтиҗәсендә килеп чыккан авыруларны, диагностика һәм дәвалау ысулларын өйрәнә торган фән. Мәсәлән, чебеннәргә каршы кулланыла торган дихлофосны да шушы фән өйрәнә. Шушы агуларның тере организмнарга булган тәэсирен өйрәнә.

Токсинологиятабигый агуларны (хайван, үсемлек һәм микроблар) өйрәнә торган фән. Зоотоксинологияисә бары тик хайваннар бүлеп чыгара торган агуларны гына өйрәнә.

Агу- хайваннарның агулы бизләреннән бүленеп чыга, төрле кушылмалардан тора (мәсәлән, елан агуы, бал кортлары агуы). Токсин табигый аерым бер химик кушылма, югары биологик активлыкка ия (конотоксин, мәсәлән). Хәзерге вакытта хайваннардан бүленеп чыккан агуларны токсин дип атау да гадәткә керде, диде ул.

 

 

“Бакалар, агуны сезгә кертим, дип артыгыздан чабып йөрми” 


Агулы хайваннар берничә төргә бүленә. Фәндә аларның махсус классификациясе дә бар. Болар турында да лектор аерым тукталып узды.

- Классик модель буенча, агулы хайваннар ике төргә бүленә. Беренчел агулы хайваннар үзләре агулы матдәләр бүлеп чыгара. Икенчел агулы хайваннар тышкы тирәлектәге агуларны туплыйлар (башка агулы хайваннар, үсемлекләр белән тукланып, мәсәлән).

Беренчел агулы хайваннар исә үзләре актив агулы һәм пассив агулыбула. Актив агулы хайваннар коралланган һәм коралсыз була. Мәсәлән, бал кортларының, еланнарның агулы аппаратлары бар. Алар уклары, агулы тешләре ярдәмендә агу кертәләр.

Пассив агулы хайваннарда һәрдаим агу була, алар агулы матдәләрне әгъзаларында һәм тукымаларында туплый. Боларга моллюсклар, балыклар, бөҗәкләр һәм башкалар керә. Бакалар агуны сезгә кертим дип артыгыздан чабып йөрми. Тик аларның агулы бизләре була, аларның тукмаларында агу җыела. Без тотынган очракта гына агуланабыз.

Агулы әйбер ашаганда гына, агулыга әверелә торган хайваннар була. Коралл рифлары янында агулы балыклар яши. Рифлар арасында яшәп, агулы суүсемнәр белән тукланып, алар агулыга әверелергә мөмкин. Бу хайваннарның үзләренә агуның зыяны юк. Аннары аларны эрерәк балыклар ашый, кеше шушы агулы балыкны ашаса, агуланырга мөмкин.

Суүсемнәр артык күп булып, балыклар шуларны күп ашаса агуланырга мөмкин. Ләкин су чистаргач, балыклар да чистара. Бу очракта хайваннар вакыт-вакыт кына агулы була. Пассив агулы хайваннар исә гел агулы була, - дип сөйләде Сәрбиназ.

 


 

Ботоксны агудан ясыйлар 


Заманча фармакологиягә нигез салучы галим Парацельс15 гасырда ук болай дигән: “Бар нәрсә дә - агу, бер нәрсә дә агулылыктан азат түгел; бары тик микъдар гына агуны сизелмәслек итә”. Бу сүзтезмәне башкача “Барысы да – агу, барысы да – дару; тегесен дә, монысын да микъдар гына билгели”, дип тә әйтәләр.

Косметологиядә кулланыла торган ботоксматдәсе дә агудан ясалуын күпләр белмидер әле. “Хәлбуки” лекториенда бу сорауга да ачыклык кертелде.

Clostridium botulinumисемле бактерияләр ботулотоксин бүлеп чыгаралар. Аның атамасы 18 гасыр азагында гына билгеле була. Әлеге бактерияләр анаэроб шартларда - кислород булмаган урында гына үрчи. Консервалар, кайнатмалар шушы бактерияләр өчен бик яхшы шартлар тудыра. Консерваларга әлеге бактерияләр эләгеп, ботулотоксин бүлеп чыгара башласалар, бу кеше үлеменә китерергә мөмкин. 18 гасыр азагында Германиядә унөч кеше шуның белән агулана. Аның алтысы вафат була. Мәрхүмнәр канлы колбаса ашаган. Бу колбасаны яңа гына чалган хайван каныннан ясаган булалар. Botulus латин телендә колбаса дигәнне аңлата”, - ди Сәрбиназ

Ботулотоксин атамасы ботокс сүзен искә төшерә. Ботокс матдәсен биттәге җыерчыкларны бетерү өчен кулланалар. Сәрбиназ Шәйхелова шул турыда аерым тукталып сөйләде.

“Җир шарындагы бөтен кешелекне бетерү өчен берничә килограмм ботолутоксин җитәр иде. Ел дәвамында косметологиядә, медицинада 1 грамм ботулоксин файдаланалар.  Ботокстан зыян күрмәс өчен, кулланырга рөхсәт ителгән дүрт марка бар. Ботокс (Botox) USA, Диспорт (Dysport) France, Ксеомин (Xeomin) Germany, Лантокс (Lantox) China. Бик агулы матдә булуны истә тотып, бары тик рәсми рәвештә теркәлгән маркаларны гына кулланырга кирәк. Ботокс – ботулотоксин дигән агудан ясала. Агу аз микъдарда дару була, микъдары күп булса, ул агуга әверелә. Шуны аңларга кирәк”, - диде ул.

 

2,5 см озынлыктагы кырмыска 4 бал корты чаккан кебек авырттырып тешли 


Көньяк Америкада 2,5 см озынлыктагы кырмыскалар яши. Мондый бер кырмыска тешләве 3-4 бал корты чагуга тиң. Сәрбиназ Шәйхелова шушы кырмыскалар турында да сөйләп алды.

“Бразилиядә малайларны ир-атларга «багышлау» өчен шушы кырмыскаларны кулланалар. Бер капчыкка кырмыскаларны тутыралар да малайлар шунда кулларын тыгып торалар. 12 яшьтән алып малайлар әлеге процедураны уза”, - диде ул.

Шнобель премиясе лауреаты Джастин Шмидтүзен төрле бөҗәкләрдән тешләтеп, рейтинг ясаган һәм әлеге кырмыскаларның тешләве иң авырттыра торган дип тапкан. 

 

 

Шнобель премиясе халыкара Нобель пермиясенә пародия буларак билгеләнгән. Ун Шнобель премиясен “башта көләргә, аннары уйланырга мәҗбүр итә торган ачышлар өчен”, кешеләрнең медицина, фән, технологияләр белән кызыксынуын арттыру өчен бирәләр. 

Лекциядә каракортны да искә алдылар. “Каракорт та агулы бөҗәк. Ул Татарстанда очрамый, аны Урта Азиядә, Әстерхан төбәгендә, Иран, Әфганстанда һ.б. очратырга мөмкин. Аның аркасында унөч тамгасы була. Каракорт тешләгәннән соң 2 минут эчендә берәр чара күрергә кирәк (мәсәлән, тешләнгән урынны шырпы белән яндырып алырга), агукайтарткыч – антидот кулланырга кирәк. Шул очракта агу тәэсир итми. Аннан соң, 10-15 минуттан, агу кешегә нык тәэсир итә, кеше үләргә дә мөмкин. Ул терлекләр өчен дә зыянлы”, - диде Сәрбиназ.

 

Бал корты агуы кешедә аллергия китереп чыгара 


Умарта корты бар кешене дә чакканы бардыр. Аның агуы аллергия китереп чыгара, лайлалы тышчаларга зарар килә, кеше буылырга, шешенергә, Квинке шешенүе барлыкка килергә мөмкин.

Сәрбиназ Шәйхелова киңәш иткәнчә, бал корты чакканда беренче ярдәм – кортның угын тәннән тартып алырга, чаккан урынны спирт белән эшкәртергә, гистаминга каршы дару эчәргә кирәк. Бал кортының угы аның агулы бизе белән бергә чыгарыла. Угын чыгарган корт үзе үлә. Ук үзе тешле-тешле була, нык итеп тәнгә кадалып кала.

“Безнең күршедә умарта тоталар иде. Авыл буйлап әбиләргә барганда да умарта тотучылар күп очрый. Әбиләргә бару минем өчен зур сынау була иде. Ун минут барасы юлны әллә кайлардан урап уза идем. Мин әле дә умарта кортларыннан куркам”, - дип искә алды ул.

Сәрбиназ китергән мәгълүматларга караганда, 350 бал корты берьюлы чакканда, сәламәт, аллергиясе булмаган кеше дә үләргә мөмкин. 

 


Умарта кортының корты агуын җыюның аерым ысулы бар икән. “Моның өчен ояга махсус контейнер куялар, аңа электр тогы тоташтырып алалар. Кортлар шунда утырган булса, ток узгач, алар контейнерны чага башлый, угын чыгара һәм агуын агыза. Шулай итеп бал кортларының агуын җыеп алалар. Агуны махсус шартларда гына җыеп алып була”, - диде Сәрбиназ.

 

Агулы еланны агусыз еланнан ничек аерырга? 


Лекциягә җыелган тыңлаучылар еланнар турында слайд ачылгач ук, куркып та куйгандыр. Быел җиләк җыйганда да елан чагу очраклары күп булды, шуңа күрә бу тема күпләр өчен актуаль булгандыр. Еланның агулымы, юкмы икәнен аңлау өчен, аның күзенә карарга кирәк икән.

“Елан күргәч, аның күзенә карарга курыкмасаң, агулы-юкмы икәнен танып була инде. Агулы еланнарның күз карасы эллиптик, ягъни озынча овал формасында, башы исә өчпочмак рәвешендәрәк була. Агулы еланның күзе песи күзенә охшаш. Агусыз еланның күз карасы түгәрәк була, аның агулы тешләре дә юк һәм башы түгәрәк формасында була. Агулы еланнарның койрыгында шалтыравыгы да булырга мөмкин", - дип аңлатты Сәрбиназ. 

 

 

Агуларны авыртуны баса торган дарулар ясаганда файдаланалар 


Агуларны косметологиядә дә, медицинада да кулланалар.  “Агукайтарткыч –антидот ясау өчен дә хайваннарның агуларын файдаланалар. Күпчелек очракта агуларны авыртуны баса торган дарулар ясау өчен файдаланалар. Чөнки алар биологик яктан активрак була, яхшырак тәэсир итә, ияләшү тудырмый. Без агулы бөҗәкләрнең, аларның агулы аппаратлары төзелеш, фәнни яктан ничек кулланып булуын өйрәнәбез”, - дип йомгаклады Сәрбиназ Шәйхелова.

 

 

“Хәлбуки” лекториенда теләге булган һәркем чыгыш ясый ала 


“Хәлбуки” проектының лекторие җитәкчесе Илназ Баһаутдиновбыелга планнары турында сорауга җавап бирде.

- Лекцияләрне декабрь уртасына кадәр атна саен уздырырга җыенабыз. Бер атна алдан темасын билгелибез. Без социаль челтәрләрдә белдерүне дүшәмбе яки сишәмбе куябыз. Теләге булган һәркем лекция укый ала. Берничә шарт бар: бу кеше татар телендә һәм берәр фәнгә багышланган тема тәкъдим итәргә тиеш. Без әле беркемгә дә каршы килеп, “юк” дигәнбез юк, теләге булган һәркем катнаша ала.

- Илназ, бүгенге лекциядә кеше аз булуын ни белән аңлатасыз? 

- “Гыйлем” проекты лекторийлар былтыр майда тукталган иде. Быел лекцияләрне кабат башладык. Бүген кеше аз булу – былтыр лекторийлар процессы өзелү белән бәйле. Хәзер кабаттан даими рәвештә атна саен килә торган кешеләрне туплыйбыз.

- Илназ, үзегез кайда укыйсыз, нинди телдә белем аласыз? 

- КФУның юридик факультетында өченче курста укыйм. Рус телендә белем алабыз. Бары тик беренче курста юридик төшенчәләр турында татар телендә махсус курс укыдык. 

 

 

  • "Хәлбуки" — "Гыйлем" проектының махсус фәнни-популяр лекторие. Ул 2016 елның октябрендә оештырылды. "Хәлбуки"дә физика, астрономия, биология, экология, компьютер белеме, онкология, энергетика, тарих, әдәбият белеме, тел белеме, педагогика, архитектура тарихы, музыка тарихы, дин белеме һәм теология кебек фәннәр турында студентлар, магистрлар, фән кандидатлары һәм докторлары, әдәбият һәм сәнгать эшлеклеләре чыгыш ясый.


Фәнни-популяр темаларга гади телдә лекцияләр һәр атна саен Казанның Островский урамындагы 15 йортта урнашкан Шәриф Камал музее бинасында Татар китабы йорты залында була. 

 

Бу хакта тулырак: https://intertat.tatar/society/yash-rt-torgan-botoks-agulymy-bal-korty-chakkannan-keshe-l-me-aguly-elanny-eraktan-tanyp-bulamy-s-rb/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X