Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яз чисталыкка чакыра

Күптән түгел район предприятиеләре һәм хезмәтләре җитәкчеләре белән уздырылган  санитар чистарту оператив штабы утырышында санитар-экологик икеайлык уздыру мәсьәләсе каралды.

 

Утырыш эшендә җирлек башлыклары, күп фатирлы йорт һәм урам буенча җаваплылар катнашты. Штаб рәисе урынбасары - район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Равил Шәрипов идарәче оешмалар, Урыссу төзекләндерү һәм яшелләндерү предприятиесе, чүп чыгару предприятиесе алдында торган бурычлар белән таныштырды. Аерым алганда, сүз атна саен йорт яны территорияләрен чүп-чардан арындыру, районның юл буйларын тиешле хәлдә тоту, чистарту эшенә торак пунктларда яшәүчеләрне җәлеп итү мөһимлеге һ.б. турында барды. Административ комиссия урамнарны һәм ишегалларын тиешле чисталыкта тоту буенча эшне активлаштыру зарурлыгына игътибар юнәлтте.

Исегезгә төшерәбез, әлеге эш безнең район өчен яңалык түгел. Район предприятиеләре һәм хезмәтләре үзләренең беркетелгән территорияләрен белә һәм алар бу биләмәләрне тиешле хәлдә тотарга тиеш. Урыссу бистәсендә зиратларны, паркларны һәм скверларны чистарту Урыссу төзекләндерү  предприятиесенә, авыл җирлекләрендә - җирлек башлыклары вазифасына йөкләтелгән. Терлекчелек биналарын һәм машина-трактор паркларын санитар чистарту, үләт базларын һәм алар янәшәсендәге территорияләрне тиешле тәртиптә тоту авыл хуҗалыгы формированиеләре җитәкчеләре җаваплылыгында.

Утырышта урамнар буенча җаваплыларга кыйшайган коймалар һәм шәхси секторда үскән вак куаклар турында вакытында хәбәр итү кирәклеге искәртелде. Бу эш районның административ комиссиясе белән берлектә алып барылырга тиеш. Утырышта әйтелгәнчә, зиратны чистарту көнендә чүп чыгару машинасы яки бункер биреләчәк. Соңгы елларда санкцияләнмәгән чүплекләргә каршы  көрәш үз нәтиҗәләрен бирә башлады. Әмма ахырына кадәр түгел. Бу чүп савытлары урнаштыруга һәм халыкның көнкүреш калдыкларын вакытында  чыгарып баруга  карамастан. Кайберәүләр чүп-чарны әле һаман да кайда туры килде, шунда ташлый. Андыйлар белән көрәш дәвам итә. Утырыш барышында әлеге һәм башка әһәмиятле  мәсьәләләр буенча фикер алыштылар.

Ахырда билгеләп үтелгәнчә, апрель башында башланган икеайлык май ахырына кадәр дәвам итәчәк. 17 апрельгә район өмәсе планлаштырылган. Һәрхәлдә, май бәйрәмнәрен район чиста, төзекләндерелгән урамнар белән каршы алырга тиеш. Өстәвенә, агымдагы ел безнең район өчен юбилей елы. Шуңа күрә торак пунктларны төзекләндерү һәм чистарту мәсьәләсе халыкта да, район кунакларында да шик уятмаслык булуы зарур.

Роза ИСКӘНДӘР

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев