Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Язгы моңнар

Язның җылы кояшы күнелләрне күтәрә, яшәүгә дәрт уяткан көндә авылыбыз клубында "Язгы моңнар туган ягымда" дип аталган үзешчәннәр концертына җыелдык.

Клуб мөдире Нурия Исхакова инде 8 ел төрле бәйрәмнәр, чаралар оештырып, авыл халкын сөендерә. Кечкенә авылыбыз өчен бу бердәнбер очрашу, аралашу урыны бит. Нурия ханым Кәрәкәшле белән Урал авыллары арасында "җыр күпере" төзеде.

 Ул оештыру эшчәнлеген баянчы Гөлүсә Газизуллина белән башлый. Алар,  киңәшләшеп, "Ялкын" вокал ансамбле оештыра. Чөнки җыр - халыкнын иң киң таралган, иң хөрмәтле иҗат җимеше. Озак еллар сәхнәгә аяк басмаган Кәрәкәшле ханымнарының өйләренә барып сөйләшкәннән соң, кызлар дәртләнеп риза була. Кәрәкәшледән Ракыя Морасова, Нурия Камалиева, Гүзәлия Гәрәева, Флорида Гарифуллина профессионал җырчылардан бер дә ким түгел. Гөлүсә Газизуллина аларны бөтен нечкәлекләре белән җырларга өйрәткән. Исебез китеп, сокланып тыңладык. Илнар Шәйхетдиновның кызы Венера белән җыр-биюле чыгышы бик күркәм булды. Ә авылыбыз җырчысы Суфия Гыйрфанованың җырларын без күптән үз иттек. Бу концертны бизәп, авылдашыбыз Гөлгенә, тормыш иптәше Илнур Шәмсетдинов белән, әниләре Гөлфия Җәләева сүзләренә язылган җырны, шулай ук күңелле халык җырларын башкардылар. Авылыбыз осталары Гөлнара Хәйретдинова белән Лилия Закирова, кызыклы күренешләр күрсәтеп, рәхәтләндереп көлдерделәр. Әгәр клубка җыелмаган булсак, Кәрәкәшле һәм Урал авылларында шулкадәр талантлар барын белмәс тә идек! Үзешчән артистларыбызның барысына да иҗади уңышлар телибез.

Гөлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА, Урал авылы.

 

                                                                          

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X