Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ык буе Сабан туенда – Ютазы районы делегациясе

Актаныш районында 16 июньдә Ык буе районнарының Сабан туе узды. Бәйрәмгә Башкортстанның һәм Татарстанның Шаран, Бакалы, Туймазы, Октябрьск, Йәрмәкәй, Бәләбәй, Бишбүләк, Минзәлә, Мөслим, Азнакай, Ютазы, Баулы районнарыннан, Оренбург өлкәсеннән мөхтәрәм кунаклар чакырылган.

Ютазы районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова һәм авыл җирлекләре белән эшләүче бүлек начальнигы Закуан Ильясов җитәкчелегендәге безнең район делегациясе, башка кунаклар кебек үк, мәйданга су юлы аша килгән һәм аларны Ак кала каршы алган. Биредә республиканың беренче Илбашлыгы Минтимер Шәймиев һәм танылган җырчыбыз Әлфия Авзалова музейлары эшләгән. Сабантуй территориясендә татар авылы импровизацияләнгән, анда шәһәр читендә табигый ишегалды корылмалары булган агач татар йорты тәкъдим ителгән. Ык буе Сабантуенда катнашучылар арасында Дуслык солыхы төзелгән һәм ул үзара хезмәттәшлеккә нигез булып торачак.

Ильмира ГАЛИЕВА 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X