Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы фронтовиклары өйдә тавыш бирде

Ютазы районының иң өлкән яшьтәге сайлаучылары Ютазы авыл җирлегендә яши.

Бөек Ватан сугышы ветераннары - 101 яшьлек Мөхтәрәмә Хәйретдин кызы Хәйретдинова һәм 100 яшьлек Камил Моталлап улы Кашапов янына Ютазы авылы сайлау участогы әгъзалары үзләре килде. Тавыш бирү процессына керешкәнче, алар санитария таләпләрен үтәде – гаилә әгъзаларының температурасын үлчәде, аларны бер тапкыр кулланыла торган битлек, перчатка һәм ручка белән тәэмин итте.

Мөхтәрәмә әби: “Минем өчен ил башлыгы берәү генә”, - дип бюллетеньга имза куйды һәм барлык изге теләкләрне теләп, аларны урнага салды. Сүз уңаеннан, Мөхтәрәмә Хәертдин кызы лаеклы ялга чыкканчы үзе дә сайлау комиссиясе әгъзасы булып эшләгән кеше һәм ул әлеге күңелле дә, мәшәкатьле чорларны хәзер дә искә алып сөйләргә ярата.

Камил ага Кашапов да Татарстан Республикасы Президентын һәм Ютазы районы органнарына депутатларны сайлауда үз гражданлык бурычын үтәде. Совет илен немец илбасарларыннан саклап көрәшкәндә дә үз намусына тап төшермәгән карт фронтовик, бу юлы ил алдындагы бурычын намус белән үтәде.

Ютазы авылында ике сайлау участогы эшли. Ике көн эчендә гражданнарның яртысыннан күбрәге тавыш биргән. Гаризалар буенча унга якын кеше өйдә сайлаган. Беренче тапкыр тавыш бирүдә катнашкан алты кеше татлы приз кабул иткән.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев