Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылы урамнарында - иске җиһаз һәм алабута

Каты көнкүреш калдыклары йорттан арткан иске җиһазлар урыны түгел дип, күпме кабатларга буладыр, белмим.

Әмма Ютазы авылының Киров урамында яшәүче халык озак уйлап тормаган: гамәлдән чыккан йорт җиһазларын урам башында  урнаштырылган каты көнкүреш калдыклары контейнерлары янына  чыгарып аткан. Алар, мөгаен, кеше биеклеге булып үскән алабуталар арасында иске канәфиләр һәм диваннар күренмәс дип уйлагандыр...

Свердлов урамында да чалгы тимәгән урыннар шактый. Урамның нәкъ үзәгендәге берничә шәхси йорт алды территориясен басып киткән алабуталарга һәм чәчәк аткан шайтан таякларына карап, бу урамда яши торган кешеләрдән мондый тормыш канәгатьләндерәме сезне, дип сорыйсы килә?

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X