Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы авылында евроконтейнерлар барлыкка киләчәк

Кичә Ютазы авыл җирлегендә узган гражданнар җыенында халык күтәреп чыккан сорауларның күпчелеге авылның төзеклелегенә хас булса, әмма бит тормышның бөтен булуы берникадәр дәрәҗәдә кешеләрнең үзеннән дә тора.

Ютазы авылы урамнарында заманча таләпләргә туры килә торган уен мәйданчыклары булмау сәбәпле, оныклар белән барып уйнар урын юк, дип зарланган ютазылыларга каршы район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллинның җавабы кыска булды.

- 2019 елда Ютазы авыл җирлегендә үзара салым планда каралган күләмнән 52 процентта гына җыелды. Моннан алдагы елларда да сез бу мәсьәләгә намуслы якын килмәдегез. Үзара салым акчасын тулы күләмдә җыегыз һәм уен элементларын урам саен куегыз. Мин мондый матур күренешкә шат кына булачакмын! – дип тәнкыйть итте ул.

Урамнарда көтү-көтү булып хуҗасыз этләр йөрүендә дә җирле халык үзе гаепле. Шулай да авыл җирлеге башлыгы Наил Җәләев алар белән бергәләп көрәшәчәкбез диде. Ютазы авылында ике контурлы казаннарга техник хезмәт күрсәтүдә тоткарлыклар булуы ачыкланды. Кайбер урам юлларына капиталь ремонт таләп ителүен дә район җитәкчелеге контрольгә алды. Каты көнкүреш калдыклары контейнерларыннан тирә-якка чүп тарала дип борчылган авыл халкына күңелле хәбәр җиткерелде: Ютазы урамнарында тиздән евроконтейнерлар урнаштырыла башлаячак.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев