Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы балалары коралсыз сакланырга өйрәнә

Кичә “Олимп” спорт комплексында балалар өчен дә, аларның ата-аналары өчен дә, гомумән, тамаша кылган гади кешеләр өчен дә кызыклы вакыйгы узды – самбо буенча дөнья чемпионы Тимур Галләмов мастер-класс күрсәтте.

Самбо буенча Россиянең атказанган спорт мастеры Тимур Галләмов әлеге секциягә йөрүчеләрне ике төркемгә бүлеп башлаган разминка вакытында да әлеге кечкенә самбочыларның хәрәкәт итүенә елмаймыйча карап торырга мөмкин түгел иде. Әмма Тимур Фәнил улы йөзенә җитди кыяфәт чыгарып, самбоның җитди спорт төре булуын аңлатты. Үзенең оста һәм җиңел күнегүләре белән балаларны үз артыннан ияртте. Ә инде өлкән, ягъни самбо белән беренче ел гына шөгыльләнми торган кызлар һәм малайлар белән ул тагын да җитдирәк разминка уздырды. Самбо буенча Россия Кубогы иясе Тимур Галләмов, самбо белән шөгыльләнү техникасын аңлатып һәм аны үз үрнәгендә  күрсәтеп кенә калмады. Ул, яшь буын белән үзара корган әңгәмә барышында, аларны физик яктан гына чыныгып үсмәскә чакырды, ул аларны рухи яктан да бай булып үсәргә өндәде. “Китаплар укыгыз. Ул хәтерне яхшырта. Шахмат уйнагыз. Әлеге “акыллы” уен самбода да үз хәрәкәтеңне генә түгел, көндәшеңнең дә нинди адым ясаячагын алдап уйлап һәм тоемлап көрәшү өчен яхшы нигез булып тора”, - дип киңәш итте тренер.

Сүз уңаеннан, яшь самбочылар белән Тимур Галләмов мондый мастер-классны беренче тапкыр гына уздырмый һәм бүгенге очрашуның соңгысы булмаячагын вәгъдә итте. Безнең район спортчыларының осталыгын чарлауга кертән зур өлеше өчен аңа җирле муниципалитет исеменнән кыйммәтле бүләк – тиз йөри торган велосипед бүләккә тапшырылды.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/yutazinskie-sambisty-uchatsya-derzhat-oboronu-bez-oruzhiya

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев