Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районда Казан кунаклары

Бүген районыбызда ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75-еллыгы уңаеннан “Ютазының җиде капкасы” проектын тәкъдим итү кичәсе кысаларында, җирле Бөтендөнья татар Конгрессы оештырган зур чара узачак.

Шул уңайдан кичә районыбызга Казан шәһәреннән килгән мәртәбәле кунакларны килде. Алар Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы каршындагы Республикада традицион мәдәниятне үстерү үзәге методисты Сөмбел Вәлиәхмәтова һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, филология фәннәре кандидаты Илгиз Халиков.

Кунакларны Иске Урыссу авыл җирлегендә зурлап каршы алдылар. Монда ук алар өчен кул эшләре күргәзмәсе һәм фольклор кичәсе әзерләнгән иде. Ә бүген кунаклар ТАССРның 100 еллыгын һәм Җиңүнең 75 еллыгын бәйрәм итү кысаларында Бөтендөнья татар конгрессы җирле бүлекчәсенең киңәйтелгән утырышында һәм «Ютазы районының 7 капкасы» проектын тәкъдир итү кичәсендә катнашачаклар. Районда узган әлеге чара турында тулырак мәгълүмат белән газетабызның алдагы саннарында таныша алачаксыз.

Фото:http://yutazy.ru/photo/v-yutazinskom-rayone-gosti-iz-kazani

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев