Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы агросәнәгать комплексы: үсәргә потенциал бар

Кичә, 2020 елның 27 февралендә, Ютазы районында ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелектә нәселле эш буенча баш дәүләт авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Ришат Зарипов эшлекле визит белән булып китте.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов озатуында Ришат Өлфәт улы “Вафауллин Ансель” фермер хуҗалыгында узган елда гына республиканың капиталь ремонт программасы буенча төзекләндерелгән бозаучылыкта булды. “Гаилә терлекчелек фермаларын үстерү” программасы буенча 2019 елда төзелгән 250 баш терлекчелек комплексында куелган эш тәртибе башкала кунагында уңай фикер уятты.

“Уңыш” җәмгыятендә “140тан 390 башка кадәр егәрлекле яңа сыер абзарлары төзү” пилот программасы буенча тергезелгән 150 башка исәпләнгән сөт комплексында булган Ришат Хәбипов, ютазылыларның авыл хуҗалыгы тармагында төзелеш эшләрен агымдагы елда да дәвам итү инициативасын хуплап чыкты.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар “АгроМир” җәмгыятенең терлекчелек комплексында килде. Кунакларны хезмәт коллективы җитәкчесе Сирин Галиев сәламләде һәм аларны заманча камилләшкән сибелмә азык җитештерү цехына дәште. Ришат Өлфәт улында катнаш азык җитештерү линиясенең компьютерлаштырылган программасы зур кызыксыну уятты. Ул бозаучылыкта булып, яшь малларны үстерү шартларын карады.

Бәйрәкә авыл мәдәният йортында узган пленар өлештә район авыл хуҗылыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов Ютазы районы агросәнәгать тармагының 2019 елда эшчәнлеге турында чыгыш тотты. Агымдагы хуҗалык елына стратегик бурычларны билгеләде – ул техника паркын яңарту һәм терлекчелектә эшне алдынгы технологияләр нигезендә кору.

Киңәшмәне район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин дәвам итте. Ул авыл хуҗалыгы тармагында җитештерүчәнлекне тагын да яхшырту өчен районда потенциал барлыгын һәм республика рейтингында 26 урын ютазылыларны бизәмәвен ассызыклады.

Ришат Зарипов район аграрчыларын, асылда, хуҗалык итүнең кече формаларын кырчылык тармагы белән генә шөгыльләнеп калмыйча, терлек үрчетү белән дә шөгыльләнергә кирәклегенә басым ясады. Ул нәселле маллар сатып алу өчен каралган республика программалары һәм субсидияләр түләү тәртибе турында мәгълүмат җиткерде. Ахырда ул аграрчыларның күп санлы сорауларына җавап тотты.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев