Ютазы районы автоинспекторлары һәм волонтерлар “таҗлы вирус”ка каршы
Бу атнада Урыссу бистәсе урамнарында короновирус таралау куркынычын кисәтү максатында, полиция патрульләре йөри башлады. ЮХИДИның Ютазы бүлеге хезмәткәрләре тавыш көчәйткечле микрофоннар аша урыссулыларны торакларда калырга һәм авыруны кисәтүнең гади чараларын үтәргә өндиләр. Бу яман чир белән көрәштә күелә башлаган тагын бер чара булып тора.
Авылларда халыкка мәчетләрдә урнаштырылган рупоралар аша хәбәр итәләр. Шулай ук халыкка, аеруча өлкән яшьтәге гражданнарга шәхсән аңлату эше алып барыла, дип хәбәр иттеләр Бәйрәкә, Ташкичү, Кәрәкәшле, Акбаш, Урыссу авыл җирлекләре башлыклары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев