Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы балалары балачактан мәхрүм түгелме?

Балигълык яшенә җитмәгән балалар мәнфәгате сагында торучы районның ведомствоара комиссиясе әгъзалары бүген җиде гаиләнең яшәү шартларын тикшерде.

Район балигъ булмаган балалар эшләре буенча комиссия, социаль яклау бүлеге, опека һәм попечительлек секторы белгечләре рейдны Иске Каразирек авылыннан башлады. Ике балалы гаилә күрше районнарның берсеннән ана капиталына йорт сатып алып килеп урнашкан. Торак бина тибигый җылылыкка тоташтырылмаган. Чисталык һәм тәртип бик чамалы. Балаларның берсе мәктәп, икенчесе мәктәпкәчә яшьтә булуга карамастан, әти белән әни күрше республикага йөреп эшлибез дип ышандырды. Балалар кайда һәм кем белән кала мондый вакытта? Өстәвенә, кече бала авылдагы мәгариф учреждениесенә йөрми.

Бәйрәкәтамак авылында яшәүче гаиләдә исә чагыштырмача тәртип иде. Йортта җылы. Табын тулы ризык. Үсмер яшендәге баланың үз бүлмәсе бар. Мәктәпләр карантинга ябылу сәбәпле, ул дистанцион укыйм диде. Ә менә Подгорный бистәсендә яшәп, Иске Урыссу авылы мәктәбендә белем алучы үсмер, киресенчә, дистанцион укымый булып чыкты: өйгә биремнәр бирелми икән...

Район башкарма комитетының социаль блогына “Татэнергосбыт” җитәкчелеге хат белән мөрәҗәгать иткән. Анда Урыссу бистәсенең Химиклар тыкрыгында урнашкан күп фатирлы йортларның берсендә яшәүче ике балалы гаиләнең электр энергиясе өчен бурычы шактый җыелган. Кызганыч, комиссия әгъзалары бу фатирга эләгә алмады. Горький урамындагы фатирларның да берсенең ишеген ачтыра алмадык. Әмма күршеләр сөйләвенә караганда, хуҗабикәнең башын салып эчә башлаганына биш көн. Хәтта өйдәге халәттән тәмам гарык булган бала башка торак пунктта гомер итүче әтисенә күчеп китәргә мәҗбүр булган.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев