Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы балаларына бәйрәм күчтәнәче

Бүген, Халыкара балаларны яклау көнне Урыссу бистәсендә яшәүче малайлар һәм кызлар шәхси эшмәкәрләрдән татлы күчтәнәчләр кабул итте.

Шәхси эшмәкәрләр Нияз Биктимеров, Валетина Сорокина, Ләйсән Кубашева, Гүзәл Галиева, Эльмира Гатиятуллина, Эльза Полтьева бүлеп биргән бәйрәм бүләкләрен район социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре көн озынына өләште. Алар җәйге каникулның беренче көнен район үзәгенең Чкалов исемендәге, “Гаилә”, “Яңарыш” паркларында, Урыссу, Фәнис Кәримов, Пушкин урамнарында каршы алган балаларга 223 данә туңдырма, 200 данә чупа-чупс, 100 данә сок өләште, дип хәбәр итте “Гармония” үзәге белгече Ильвира Абашева.

Бүген, шулай ук, коронавирус пандемиясе аркасында авыр тормыш шартларында калган күп балалы гаиләләр “Магнит” кибетләр челтәреннән сигез азык-төлек җыелмасы кабул итте.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X