Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы гаиләләре китап дөньясында кунакта

1994 елдан башлап билгеләп узыла торган Халыкара гаилә көне уңаеннан район китапханә системасы оештырган әдәби-күңел ачу чарасы “Гаилә белән китапта кунакта” исеме астында үтте.

(Ильмира ГАЛИЕВА,Автор фотосы)  Уен катыш бәйгедә катнашыр өчен китапханәчеләр матур әдибятка гашыйк. Сташкевич, Зыятдиновлар, Талиповлар гаиләләрен чакырган иде. Аларга җиңүче титулына ия булыр өчен китап дөньясы буйлап сәяхәт кылырга, оештыручыларның кызык катыш катлаулы сорауларына җавап тотарга, балалар белән әкияттә кунакта булырга туры килде. Алар халык фикере чагылган әйтемнәрдәге фикерне төгәлләде, үзләре дә мәкаль төзеде, китап турында тест үтте, “тылсымлы” тартмадан төрле әкият әйберләре алып, аланың кайсы мультфильмнан булуын атады.

Кичәгә телеграмма тотып килгән почтальон Печкин исә аңа тагын да күркәмлек өстәде. Ул кызыклы сораулардан торган “Телеграмма” бәйгесе оештырып, чарада катнашкан малайлар һәм кызларның  әкият дөньясы белән никадәр таныш булуын ачыклады.

Ниһаять, бәйге көне ахырына якынлашты. Нәтиҗәләр буенча “Иң укымышлы гаилә” булып Сташкевичлар танылды. Икенче урында – Зыятдиновлар гаиләсе, өченче урында – Талиповлар гаиләсе.

  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X