Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы "Җиңү диктанты" чарасына кушылды

Тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде

Бүген Бөтенрәсәй күләмендә Бөек Ватан сугышы темасына багышланган “Җиңү диктанты” чарасы узды. Аңа безнең Ютазы районы да кушылып,  хакимият  җитәкчелеге вәкилләре, югары сыйныф укучылары, укытучылар, җәмәгатьчелек активы үзләренең белемнәрен сынап карады.

Киң җәмәгатьчелекне Бөек Ватан сугышы тарихын өйрәнүгә җәлеп итү, тарихи белеиге күтәрү, яшь буынга патриотик тәрбия бирү максатыннан оештырылучы әлеге чара  Рәсәйдә өченче ел уздырыла. Быел да тарих буенча үз белемнәрен сынап карарга теләүчеләр шактый иде - 50гә якын кеше. Аеруча чыгарылыш сыйныф укучылары аңа теләп кушылды. Чөнки бу диктантта яхшы нәтиҗәләр күрсәтсәләр, югары уку йортларына кергәндә тарих фәненнән аларның бердәм дәүләт имтиханнарына баллар өстәләчәк.
Чараны төп оештыручылар булып, “Бердәм Рәсәй” сәяси партиясе, Рәсәй тарих җәмгыяте, Рәсәй хәрби-тарих җәмгыяте һәм “Җиңү волонтерлары” Бөтенрәсәй иҗтимагый хәрәкәте тора. Чарада катнашучылар тестлау рәвешендә Бөек Ватан сугышы темасына кагылышлы 25 биремне чиште. Шул рәвешле Бөек Ватан сугышы елларындагы хәлләрне тагын бер тапкыр исләренә төшерде.

 Мондый чаралар аеруча  укучыларга тарихи чыганакларны өйрәнү өчен менә дигән мөмкинлек.
-Быелгы диктантта аеруча  укучылар  теләп катнашты. Барлыгы 50 ләп кеше  үз белемен сынап карады. Бу барысы өчен дә  үзенә күрә  бер бәйрәм кебек булды, - диде Урыссуның 3 нче урта мәктәбе директорының уку-укыту буенча урынбасары Лүзия Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев