Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы игенчеләре район башлыгы премияләренә лаек булды

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов әлеге күңелле миссияне – бөртеклеләрне урып-суктыруда мәшгуль механизаторларга район башлыгы премиясен бирүне Бәйрәкә авылы җирендә башлады

 “АгроМир” җәмгыяте агымдагы елда да мул уңышлы иген кырлары белән горурлана. Хуҗалыкның уҗым культуралары быел гомумән колак ишетмәгән уңыш бирде.

Уҗым культуралары биргән уңыштан ифрат та канәгать булган бәйрәкәлеләр быел көзге чәчүне уртача мең ярым гектарда башкаруны күздә тота. Әлеге агрочараны уңышлы башкарып чыгу максатында пар җирләре сыйфат белән эшкәрелгән, минераль ашлама туплау ныклы контрольгә алынган.

“АгроМир” җәмгыятендә агымдагы урып-җыю эшләренә ындыр табагын ныклап хәзерләп керешкәннәр. Ашлык складлары, киптергечләр урнашкан территориядә тузган асфальтны яңартудан тыш, ашлык складларының берсенә капиталь ремонт ясалган һәм өр-яңа ашлык склады төзү дәвам итә.

Шул арада кыр башына бер-бер артлы бункерлары тулган биш ашлык комбайны килеп туктады. Менә алар чын урак батырлары – Ришат Фәррахов, Рәфис Насыйров, Мәүзир Латыйпов, Рамил Касыймов, Ленар Әхмәтшин. Район муниципалитеты җитәкчелеге тырыш игенчеләрнең кулларын кысып, башкарган зур хезмәтләре өчен рәхмәт әйтте һәм район башлыгы премияләрен тапшырды.

Тукай исемендәге җәмгыятьтә иген мәйданнарының 42 процентында урып-җыю эшләре тәмамланган. Район башлыгы премиясенә лаек булган комбайнчы Рөстәм Абдуллин 40 гектардан артык җирдә үстерелгән борчакны җыйнап алуда мәшгуль иде.

“Кәрәкәшле” җәмгыятендә игеннәрне урып-җыюда биш берәмлек комбайн эшли. Шуларның берсенең штурвалы артында яшь механизатор Айнур Сәлимшин утыра. Икенче сезон гына уракта катнашуына карамастан, Айнур үзенең хезмәт сөючән кеше булуын дәлилләп тә өлгерде.

“Уңыш” җәмгыятендә уҗым культураларын җыйнап алу тулы көченә бара. Өстәвенә суктырыла торган уңышка карап та быел күңел шатлана. Уҗым арышының һәр гектарыннан уртача 43 центнер бөртек чыкса, көзге бодайның һәр гектарыннан уртача 47 центнер ашлык суктырган комбайнчылар Илмир Мәрданшин белән Илдар Галиевның 250 тоннага кадәр икмәк җыйнап алган көннәре бар, дип хәбәр итте “Уңыш” җәмгыяте директоры Айнур Әхмәдиев. Һәм менә шушы уңган механизаторлар район башлыгы премисяенә лаек булды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев