Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы инвалидалары үз тормышларын канәгатләнерлек дип тапты

Шушы кннәрдә Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Ютазы районы оешмасы әгъзалары бер ел дәвамында башкарылган эшчәнлеккә йомгак ясау конференциясенә җыелды һәм аны уңай дип бәяләде.

Чара эшендә район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Пройдакова, Бөгелмә сукырлар оешмасы вәкилләре Артем Пахарев һәм Рафис Вафин катнашты. Конференция район сукырлар оешмасы рәисе Гөлнара Әбилтарованың отчет чыгышыннан башланды. Оешма әгъзалары даими рәвештә Бөгелмә, Алабуга, Түбән Кама, Баулы шәһәрләрендә оештырылган спорт чараларында катнаша. Һәрвакыт призлы урыннар яулый алмасалар да, әлеге категория гражданнары өчен, беренче чиратта, башка төбәкләрдән килгән кешеләр белән очрашу, аралашу барыннын да кыйммәтрәк. Ә менә үзебезнең “Олимп” спорт комплексы базасында физик мөмкинлекләре чикле кешеләр арасында йөзү буенча ярышларның беренче тапкыр гына узмавы Ютазы районының да кунакчыллыгы һәм теләсә кайсы дәрәҗәдәге ярышларны оештырырга сәләтле булуы турында сөйли. Бу хактагы тулырак язма белән агымдагы атнада дөнья күрәчәк район гәҗите битләреннән танышырга мөмкин булачак.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев