Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы халкы хәтер шәмен кабызды

Бүген Бөек Ватан сугышы корбаннары истәлеген мәңгеләштереп, Урыссу бистәсенең Мемориаль комлексында “Хәтер шәме” акциясе узды.

22 июнь – Кайгы һәм хәтер көне уңаеннан оештырылган чарага килгән күп санлы кешеләр арасында өлкәннәр дә, балалар да бар иде. Ул  “Маски” театр студиясенең “Зур сугышның кечкенә каһарманнары” исемле сәхнәләштерелгән күренеше белән башланды. Район халкын район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Джанна Волкова сәламләде. Сугыш елларында һәлак булган, яу кырында алган яралардан мантый алмыйча, тыныч тормышта вафат булган корбаннар истәлегенә бер минутлык тынлык игълан ителде. “Беркем дә, бер нәрсә дә онытылмый” шигаре астында акциядә катнашучыларның кулларында шәмнәр кабынды һәм алар Мәңгелек ут янына куелды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X