Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы хуҗалыкларында төзелеш дәвам итә

Бүгенге көндә район агроформированиеләрендә республика программалары һәм хуҗалык ысулы белән җитештерү объектлары төзелеше бара.

Кичә Аяз Шафигуллин, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Андрей Борисов, район советы депутаты Сәгадәтулла Төхбәтуллин хуҗалыкларда бара торган төзелеш белән танышты. Алар “АгроМир” җәмгыятендә булды. Биредә республика программасы кысасында сусыл азык өчен баз ясала, хуҗалык ысулы белән ашлык склады һәм бозаучылык төзелеше дәвам итә.

Республика программасы нигезендә “Уңыш” җәмгыятендә сөт комплексының икенче чиратын тергезү бара. Бүгенге көндә биредә бетон эшләре ахырына якынлашкан һәм стеналар күтәрелә башлаган.

Илмира ГАЛИЕВА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев