Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе алдында яңа бурычлар

Бүген Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе хезмәт коллективының һәм пайчыларының 2019 елда гамәлгә ашырылган эшчәнлеге буенча отчет җыелышы узды. Сәүдә хезмәткәрләре товар әйләнешен тотрыклы итү максатында яңа йөкләмәләр кабул итте.

Җыелыш эшендә район башкарма комитеты җитәкчесе Аяз Шафигуллин, аның урынбасары Светлана Самонина, Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәшәт Шәймәрданов, авыл җирлекләре башлыклары һәм авыл кибетләре сатучылары катнашты. Төп сүз белән район кулланучылар берләшмәсе рәисе Зәйтүн Гайнетдинов чыкты. Катнашучылар игътибарына ревизия комиссиясе отчеты тәкъдим ителде. Аяз Шафигуллин Ютазы районы кулланучылар берләшмәсе эшчәнлеген табышлы итү максатында үз тәкъдимнәре белән чыкты. Чара күңелле миссия белән тәмамланды -  Татпотребсоюз идарәсе рәисе Рәшәт Шәймәрданов сәүдә тармагы алдынгыларына мактау грамоталары һәм акчалата премияләр тапшырды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев