Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы өлкәннәренә бәйрәм концерты

Бүген район мәдәният йорты сәхнәсендә өлкән буын вәкилләре өчен әзерләнгән бәйрәм концерты югары дәрәҗәдә узды.

Урыссу бистәсеннән генә түгел, авыллардан да килгән чал чәчле өлкәннәребезне бәйрәм белән район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Зөлфия Гыйбадуллина, район ветераннар советы рәисе Зоя Глушкова тәбрик итте.

Бу бәйрәм кичендә сәхнәгә район артистлары һәм иҗат коллективлары гына иң яхшы номерлары белән чыгып калмады. Ютазы районы пенсионерларына Зәй ГРЭСыннан килгән махсус кунаклар – “Вечная молодость” вокаль-инструменталь ансамбль чыгышы, аеруча да аларның безнең өлкән кешеләребезнең яшьлек елларында яңгыраган, әмма хәзер дә популярлыгын җуймаган җырларны башкаруы көтелмәгән күңелле сюрприз булды. Аларның һәр чыгышы кайнар алкышларга күмелде.

Бәйрәм кичәсенә килгән өлкән буын вәкилләре өчен күңелле сюрпризлар концерт программасы белән генә тәмамланмады. Тамаша залыннан чыккан кунакларны тынлы уен кораллары оркестры көтә иде. Дәртле җырлар тыңлап, кәефләре күтәренке булган өлкән буын вәкилләре вальс әйләнде.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев