Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы машина йөртүчеләре штрафларны түләми башлаганнар

Шулай, 2019 елның 9 ае эчендә ЮХИДИ хезмәткәрләре, полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча вакытында штрафлар түләмәгән затларга 160 административ материал төзегәннәр, бу 2018 елның шул ук чоры белән чагыштырганда өч процентка артык.

Шулардан 21 административ материал юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларны фотовидеофиксацияләү камералары тарафыннан чыгарылган карарлар буенча төзелгән.

Җәмәгать суды карары белән 26 кеше 15 тәүлеккә кадәр административ кулга алынган. 16 гражданга мәҗбүри эшләр билгеләнгән. Калган түләмәүчеләргә түләнмәгән штраф күләмен икеләтә түләргә дигән карар чыгарылган.

ТР буенча ЭЭМ ЮХИДИ һәм ССПның ТР буенча идарәләрендә мәҗбүри эшләр кебек төр җәзаны үтәү аерым контрольдә тора. Россия Федерациясенең административ тәртип бозулар кодексының  20.25 маддәсенең дүртенче өлешендә болай диелгән: «мәҗбүри эшләрне башкарудан качып йөрү йөз илле мең сумнан алып өч йөз мең сумга кадәр административ штраф салуга яки унбиш тәүлеккә кадәр административ кулга алынуга китерә".

Штрафларны түләгәндә бик игътибарлы булыгыз, чөнки беркетмә номерын, датасын кертүдә хата яки банк комиссиясен исәпкә алмыйча гына сумманы кертү ЮХИДИ мәгълүматлар базасындагы штрафның түләнмәгән икәнлеген күрсәтүгә китерәчәк, ә бу РФ административ хокук бозулар кодексы нигезендә, административ җаваплылыкка тарту өчен туры нигез булла ала.

 

 

Лидия ЗАҺИДУЛЛИНА, Ютазының ЮХИДИ бүлеге  инспекторы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев