Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләрен электр энергиясенең еш сүндерелүе борчый

Хезмәт коллективларының район җитәкчеләре белән очрашулары дәвам итә. Бүген дә район мәдәният йортында мәгариф һәм мәдәният өлкәсендә эшләүче хезмәт коллективлары белән башкарма комитет җитәкчесенең инфраструктура үсеше урынбасары Равил Шәрипов очрашты.

Ул җыелучыларны агымдагы елда эшләнгән эшләр белән таныштырды һәм 2020 елга планлаштырылган зур күләмдәге эшләргә тукталды. Укытучылар һәм мәдәният хезмәткәрләре җитәкчелеккә бистәдәге юллар, үзара салым түләү, мәгариф учреждениеләренә таләп ителә торган ремонт эшләре, балаларны йөртүче автобуслар тукталышларындагы чокырларны ямау кебек сорауларны күтәрделәр. Шулай ук, хезмәт коллективларын соңгы арада районда еш сүндерелә торган электр энергиясе соравы борчуга сала. Равил Әнвәр улы әлеге сорау буенча электр челтәрләре электр энергиясен өзүне киметү юнәлешендә эшли, моның бары тик вакытлыча гына күренеш булуы турында аңлатма бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев