Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы пионерлары һәрвакыт әзер

19 май – Пионерия көне уңаеннан район мәдәният йорты алдындагы мәйданчыкка узган бәйрәмгә җыелган балалар өчен ул чираттагы күңел ачу чарасы булса, өлкән буын өчен ул хатирәләр һәм сагыш кичәсе булды.

(Ильмира ГАЛИЕВА, Автор фотолары) “Всегда будь готов!” – пионер оешмаларының гимны яңгыраганда, бәйрәм кичәсенең кадерле кунаклары – элекке пионерлар, хәзерге көндә Россия Федерациясе Коммунистлар партиясенең Ютазы җирле бүлеге сәркатибе Валентина Шмуровец, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Рима Муллагалиева, мәгариф бүлеге ветераннары Валентина Воробьева, Валентина Новикова, Нина Пачина җырны аягүрә басып тыңлап кына калмадылар. Күңелләре белән кызыл галстуклы чор хатирәләренә бирелгән өлкән буын вәкилләре, сүз алгач, зур дулкынлану хисе белән менә шул дәвернең тарихын сәгатьләр буе сөйләргә дә әзер иде.

Муеннарына кызыл галстук бәйләп, башларына кызыл пилотка киеп сәхнә тоткан үзешчән артистлар һәм район мәдәният йорты иҗат коллективлары да үз чыгышлары белән хатирәләрне генә яңартты – утызчы елларда халык тормышына үтеп кергән “бишьеллык”, “корлхоз”, “ударник” төшенчәләре, гаделлек өчен көрәш юлында һәлак булган каһарманнар, “яшь гайдарчылар”, 22 апрельдә ел саен уза торган Ленин өмәләләре... 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X