Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы укучылары дистанцион укый башладылар

Ютазы районында 13 мәктәп дүшәмбедән дистанцион укуга күчте.

Газетабызның алдагы санында әйтеп узганча, дәресләр төрле платформаларда онлайн режимда алып барыла.

 

 «Проблемалар юк түгел, әмма без аларны акрынлап чишәбез,

хәл итеп барабыз. «Российская электронная школа» һәм «Открытая школа» платформалары районда без көткән нәтиҗәләрне бирмәде. Әмма ата-аналар, укытучылар белән оптималь шөгыльләнү чараларын таптык. Дистанцион уку белем бирү сыйфатына тәэсир итмәс дип уйлыйм. Укытучылар инстраграм һәм ватсап аша видеодәресләр уздыралар, балаларга консультацияләр бирәләр.  Әлбәттә беренче көнне авыррак булды, әмма без ата-аналар, укытучылар һәм укучылар белән берлектә бер-беребезне аңлап, ярдәмләшеп эш итәргә тиеш һәм ата-аналарга һәм укытучыларга моны аңлаганнары өчен рәхмәт җиткерәм» - диде районның мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйләҗева.  

Мәгариф бүлегеннән алынган мәгълүматларга караганда, районда дистанцион укуны оештыру буенча 2-90-68  “кайнар линия” телефоны эшли. Шулай ук, хәзерге вакытта дәресләр челтәре төзелгән һәм өч сменада уку оештырылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев