Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы укытучылары өчен мәктәп – ул зур гаилә

Бүген Укытучылар көне уңаеннан район мәдәният йорты сәхнәсендә узган тантана барышында алып баручылар нәкъ менә шулай дип белдерде.

Педагогларны, тәрбиячеләрне, мәгариф тармагы ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаручы Аяз Шафигуллин, аның урынбасары Светлана Самонина, район мәгариф бүлеге начальнигы Гүзәл Гыйлаҗева, педагогик хезмәткәрләрнең профсоюз ошмасы рәисе Валентина Орехова тәбрик итте. Сәхнәгә чын һөнәрманнар – төрле бәйге һәм фестивальләрдә җиңү яулаган укытучылар һәм тәрбиячеләр күтәрелде. Мәгариф тармагында гаиләләре белән хезмәт куючы укытучылар аерым рәхмәт сүзләренә лаек булды. Ветеран-педагоглар чәчәк бәйләмнәре кабул итте.

Күрше Октябрьский шәһәреннән килгән артистлар Ютазы районы укытучыларына матур концерт программасы бүләк итте.

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев