Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районы ветераннар советы - “Гаилә фотохроникасы. 1941-1945 еллар” Россия бәйгесе җиңүчесе

Бу хакта бүген район мәдәният йортында ТАССРның 100 еллыгы һәм Бөек Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан узган район ветераннар советы пленумында район ветераннар советы рәисе Зоя Васильевна Глушкова хәбәр итте.

2020 елда Ютазы районы буенча Бөек Ватан сугышында катнашкан якташларыбыз һәм тыл хезмәтчәннәре турында 600гә якын фотоматериал тупланган. Пленумда Бөек Ватан сугышы тарихын саклауга зур өлеш керткән мәгариф учреждениеләре тәбрик ителде.

Район ветераннар советы әгъзаларына җәмәгать тормышында актив катнашканнары өчен район башлыгы Аяз Шафигуллин рәхмәт сүзләрен җиткерде. Әлеге чара Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан игълан ителгән декада кысаларында оештырылу сәбәпле, ул иң актив пенсионерларга рәхмәт хатларын тапшырды.

Район ветераннар советы пленумы Бөек Ватан сугышы турында тематик концерт номерлары белән үрелеп барды. Яшьгвардиячеләр Мемориаль комплекста тере чәчәкләр салды.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Фото:http://yutazy.ru/photo/sovet-veteranov-yutazinskogo-rayona-pobeditel-rossiyskogo-konkursa-semeynaya-fotokhronika-1941-1945-gg

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X