Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында 13 кеше үз йортларында изоляциядә санала

Исегезгә төшерәбез, Ютазы районында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Самонина җитәкчелегендәге короновирус пандемиясе белән бәйле оператив штаб эшли. Штаб составына Роспотребнадзор, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, район үзәк хастаханәсе, полиция, шулай ук башка хезмәт эшчеләре керә. Моннан тыш, районда 2-60-83, 2-61-28 "кайнар линия" телефоны эшли.

Коронавируска каршы көрәш буенча район штабы мәгълүматларына караганда, Ютазы районында бүгенге көндә бәхеткә коронавирус белән авыру очраклары ачыкланмаган. Районда карантин керткәннән соң, чит илләрдән кайткан гражданнар саны 57 кеше санала. Аларның 43е карантин срогы тәмамлануга бәйле рәвештә контрольдән алынган. Бүгенге көндә 13 кеше үз йортларында үз-үзләрен изоляцияләгән.

Без аларның берсе белән сөйләшү бәхетенә ирештек. Ул - Ютазы авылында яшәүче. Бер атна элек Үзбәкстан республикасыннан кайткан.

- Үземне яхшы хис итәм, бернинди авыру билгеләре дә сизмим. Кичә Эчке эшләр хезмәткәрләре килеп китте. Хәл-әхвәл белән кызыксындылар һәм карантин шартлары турында тагын бер кат искәрттеләр. Анализлар алырга килергә тиешләр. Өйдә торып, якыннарымны һәм туганнарымны коронавирустан саклый алачагымны яхшы аңлыйм, - диде үз-үзен йортында изоляцияләгән Ютазыда яшәүче Илнур Гәрәев.

Ютазылылардан тынычлык саклавыгызны һәм үз-үзегезне изоляцияләү режимын үтәвегезне сорыйбыз. Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз. Исегезгә төшерәбез, әгәр дә сез кибеткә яки даруханәгә чыкгасыз икән, үзегез белән паспортыгыз булырга тиеш.

ТР Министрлар Кабинетында кичә коронавирус ситуациясенә бәйле видеоконференция узды . Әйтик, коронавируска каршы көрәш буенча республика штабы җитәкчесе, ТР Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлеева сүзләренә караганда, бүгенге көндә Татарстанда зарарлану буенча 14 очрак теркәлгән, бер кеше терелгән. Шулай УК, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республикада үз-үзеңне изоляцияләү режимын кертте. Ләйлә Фазлеева сүзләренчә, өзлексез эшләүче предприятиеләрдә, хастаханәләрдә, даруханәләрдә һәм хөкүмәт карарларында язылган башка учреждениеләрдә эшләүчеләр элеккечә үк үз-үзеңне изоляцияләү урынын ташлап китәргә хокуклы. Аларга өйдән чыгу өчен билгеләнгән үрнәктәге белешмә кирәк дип санала. Калганнарга үз-үзеңне изоляцияләү урынын тәртип нигезендә генә калдырырга мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев