Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында «Ак таяк» айлыгы старт алды

Бүген район мәдәният йортында Халыкара актаяклылар айлыгы кысаларында, район сукырлар җәмгыятенең еллык отчет пленумы узды.

Ел саен үткәрелә торган "Ак таяк" айлыгы күрү проблемалары булган кешеләргә багышланган һәм алар проблемаларына җәмәгатьчелек игътибарын җәлеп итү максатында уздырыла. Районның оештыру бүлеге начальнигы Наталья Майорова чарага җыелучыларны әлеге истәлекле көн белән тәбрик итте. Пленумны “Бөтенроссия сукырлар җәмгыяте” Ютазы районы җирле бүлеге  рәисе Гөлнара Абильтарова ачты. Ул үзенең докладында  җәмгыять тарафыннан ел буе эшләнгән эшләргә анализ ясады. Җәмгыятькә керүче әгъзаларның беркайчан да күңелләрен төшермәүләре, җәмгыятьтән аерылмый, үзләренең күңелләрен күрергә тырышулары турында сөйләде. Чарада, шулай ук, Бөгелмә районыннан килгән кунаклар  социаль педагог, "Сукырлар һәм начар күрүчеләрне социаль тернәкләндерү республика үзәге" учреждениесенең Бөгелмә бүлекчәсе мөдире Рәфис Вафин һәм Татар региональ оешмасы идарәсе әгъзасы Артем Пахарев та катнаштылар.  

Агымдагы елда гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүче юбилярларны да котладыларга онытмадылар бу көнне. Пленумның күңелле этабы -Гөлнара Абильтарованың Ютазы районы сукырлар җәмгыятенә даими ярдәм кулы сузып, аларга һәръяклап булышып торучыларга җәмгыять исеменнән рәхмәт хатлары тапшыру булгандыр.

Азактан чарага җыелучылар район мәдәният йорты артислары тарафыннан әзерләнгән бәйрәм концерты карадылар

Фото::http://yutazy.ru/photo/mesyachnik-beloy-trosti-startoval-v-yutazinskom-rayone

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X