Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында архив фонды буенча семинар узды

Агымдагы атнада “Замана архивы” исеме астында оештырылган архив эше буенча методик семинарда авыл хуҗалыгы, сәнәгать тарамагы, бюджет оешмалары вәкилләре катнашты.

Эш башкару һәм архив хезмәте эшчеләре ике төркемгә бүленеп эшләде. Алар игътибарына ТР Дәүләт архивы белгечләре республикада архив фонды турында фильм тәкъдим итте.

ТР Дәүләт архивының архив фондын формалаштыру буенча баш архивисты Вера Петрова авыл хуҗалыгы оешмаларында “А”дан алып “Я”га кадәр архив эшен оештыру турында чыгыш тотты. Аның хезмәттәшләре Гүзәл Илдархана-Балчыклы һәм Айгөл Абдуллина мәгариф оешаларында архив эшен формалаштыру һәм алып бару турында сөйләделәр.

Ютазы районы башкарма комитетының архив бүлеге начальнигы Лилия Гәрәева архив документларында тәртип урнаштыру буенча тәҗрибә белән уртаклашты.

Чарада катнашучылар, шулай ук, архив документларын даими саклау өчен опись ясау һәм шәхси состав турында сөйләштеләр. Ахырда  документларны тәртипкә салу һәм аларны тегү буенча гамәли шөгыльдә катнаштылар.

Илмира ГАЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X