Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында автоном янгын сигнализацияләре куела

Ялгыз яшәүче карт кешеләнең, социаль имин булмаган гаиләләрнең яшәү шартларын куркынычсыз итү максатында, алар яши торган йортларда автоном янгын сигнализацияләре урнаштыру дәвам итә.

Быел әлеге чарага район башлыгы Рөстәм Нуриев инициативасы белән акча район бюджетыннан бүлеп бирелде. Ел дәвамында республикадан да ярдәм булыр дип фаразлана.

Бүген Россия  Гадәтттән тыш хәлләр министрлыгының күзәтчелек эшчәнлеге, газ хуҗалыгы хезмәткәрләре, халыкны социаль яклау бүлеге эшчеләре белән берлектә, Урыссу бистәсендә өлкән яшьтәге кеше яши торган беренче йортка автоном янгын сигнализациясе куйды. 

Ильмира ГАЛИЕВА

Автор фотолары  

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X