Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында бер кешенең гомере өзелгән, икесе хастаханәгә озатылган

Ютазы районында юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә бер кешенең гомере өзелде

Марс ГӘРӘЕВ, Ютазы районы ЮХИДИ бүлеге начальнигы

2019 елның 6 октябрендә Югары Стәрле - Иске Каразирек - Урыссу автомобиль юлының 29 нчы чакрымында кичке тугыз сәгатьләр тирәсендә – Ютазы районы кешесе ВАЗ автомобиле белән, Иске Каразирек авылы ягыннан Урыссу бистәсе ягына хәрәкәт иткәндә, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган, «Тизлекне 50км/сәг кадәр чикләү» һәм «Тизлекне 70км/сәг кадәр чикләү», 1.25 «Юл эшләре», 6.17 «Урап узу схемасы», 6.18.1 «Урап узу юлы» һәм 3.1 «Керү тыела» дигән юл билгеләре таләпләрен бозып, идарәне үти алмыйча каршылыкка (пластик су салу блоклары һәм вак ком - таш өеменә) килеп бәрелгән.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә машина йөртүче үлгән, аның ике пассажиры төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Бөгелмә шәһәре хастаханәсенең травматология бүлегенә озатылган. Һәлакәт турында тулырак мәгълүматны газета битләреннән укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев