Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында эшмәкәрләр ярдәм ала

РФ Хөкүмәтенең "2020 елда федераль бюджеттан Россия икътисады тармакларында эшчәнлек алып баручы кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында" 2020 елның 24 апрелендәге 576 санлы карары нигезендә, район эшмәкәрләре яңа коронавирус инфекциясе таралу нәтиҗәсендә килеп туган хәлнең начараюы шартларында аеруча зыян күргән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларына субсидияләр бирү кагыйдәләрен раслау турында " гы карары нигезендә субсидияләр ала башлады.

Бүгенге көндә кече һәм урта эшкуарлык субъектларына турыдан-туры бушлай ярдәм алу өчен Ютазы районы буенча 68 гариза бирелгән. Шуларның 30дан артык шәхси эшмәкәр бүгенге көндә инде субсидияне алган.

- Конкрет компания өчен ярдәм күләме, 2020 елның 1 апреленә аның хезмәткәрләренең гомуми санын исәпкә алып, бер хезмәткәргә аена 12 130 сумнан чыгып исәпләнәчәк, - диде территориаль үсеш бүлеге начальнигы Айгөл Магомедова. - Әлеге акчаларны предприятиеләр агымдагы, иң кичектергесез мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерә алачак. Шул исәптән, хезмәт хакын түләүгә, апрель-май айларында үз хезмәткәрләренең хезмәт хакы дәрәҗәсен саклап калуга да.

Искәртеп узабыз, әлеге субсидияне алу өчен иң зыян күргән тармак эшмәкәрләре бер мәҗбүри шартны үтәргә тиеш - 1 апрельгә штат санының 90 проценттан да ким булмаган күләмдә мәшгульлекне саклап кау. Шулай ук 2020 елның 1 мартына салымнар һәм иминият взнослары буенча недоимка булмаска тиеш.

 

 

Лилия ГӘРӘЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев