Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы старт алды

2020 елның 20 маеннан 3 июненә кадәр Татарстан Республикасында, шул исәптән Ютазы районында да, балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү максатыннан, «Игътибар-балалар!» профилактик чарасы узачак.

2020 елның 4 аенда республика юлларында 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 91 юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 4 бала һәлак булган һәм 101 кеше яраланган.

Ютазы районы территориясендә 2020 елның 4 аенда балигъ булмаган балалар катнашында зыян күргән юл-транспорт һәлакәтләре теркәлмәгән. 2 җәяүле бала катнашында 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, әмма аларга, бәхеткә, зыян килмәгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәтендә гаепле шофер, җәмәгать суды карары белән биш тәүлеккә административ кулга алынды.

«Игътибар-балалар!» акциясе барышында районда балаларга юл хәрәкәте кагыйдәләренә дистанцион өйрәтү оештырылачак. Яктылык кайтаручы элементларга аерым игътибар биреләчәк.

Балаларны транспортта йөртү кагыйдәләрен бозуларны ачыклау һәм булдырмау, җәяүлеләргә өстенлекләр бирмәү, җәяүлеләрнең үзләре тарафыннан юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу буенча рейдлар үткәрү планлаштырылган.

ЮХИДИ хезмәткәрләре, мәгариф бүлеге вәкилләре һәм төзекләндерү оешмалары белән берлектә, белем бирү оешмаларына керү юлларының торышын, юл билгеләре, тамгалар һәм киртәләр булу-булмавын тикшерү планлаштырылган.

Татарстан Республикасы буенча Ютазы районы ЮХИДИ хезмәткәрләре юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә чакыра.

 

Лилия ГӘРӘЕВА

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев