Ютазы таңы

Ютазы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ютазы районында калдыклар белән эш итүнең яхшырган схемасы тормышка ашырыла

ТР көнчыгыш зонасының каты коммуналь калдыклар белән эш итү буенча «Гринта» төбәк операторы Ютазы районында яшәүчеләргә хезмәт күрсәтү системасын камилләштерде.

Ютазы районында кулланучыларга сыйфатлы хезмәт күрсәтү өчен 2020 елның 1 августыннан «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖның яңартылган схема буенча эшләүче яңа компаниясе эшкә кереште. Районга яңа чүп йөртү машиналары кайтты һәм контейнерлар урнаштыру башланды.

- Хәзерге вакытта, һәр торак пунктның үзенчәлекләрен һәм керү юллары торышын исәпкә алып, бөтен муниципаль район буенча калдыкларны чыгару графиклары яңадан каралды. Ютазы районының барлык авыл җирлекләрендә, аерым алганда, Урыссу бистәсендә, чүп-чарны атнага ике тапкыр чыгарачаклар. Чүп ташу вакыты күрсәтелгән график җирле үзидарә органнары тарафыннан яраклаштырыла һәм раслана, - дип белдерде «Гринта» ҖЧҖның генераль директоры Светлана Ярлыченко.

Район ихтыяҗларыннан чыгып, төбәк операторы тарафыннан июль аенда 1,1 кубометрлы каты көнкүреш калдыклары җыю өчен 100 данә контейнер сатып алынган. Алар барысы да педаль механизм белән җиһазландырылган. Яңа контейнерлар район башкарма комитеты карары белән авыл җирлекләре ихтыяҗлары өчен тапшырылды. Урыссу бистәсенә керү юлларында сигез бункер урнаштырылды.

 «Каты көнкүреш калдыклары полигоны» ҖЧҖ генераль директоры Гөлнара Галимова сүзләренә караганда, компания Ютазы районы матурлыгы өчен кулдан килгәннең барысын да эшләячәк. Һәр хезмәткәр үз эше белән гражданнарның ышанычын акларга әзер.

Илмира ГАЛИЕВА, автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X